Фиксиләр - Ышкылу көче (Сила трения - Фиксики)

24 Просмотры
Издатель
Симка шыгырдамас өчен шкафның элмәкләрен майлый. ДимДимыч тау шуарга китә, ә Нолик өйдә калып дустыннан көнләшеп утыра. Ул ДимДимычның өстәленә машина мае сылап, шугалак ясарга уйлый. Ләкин хәзер өстәл өсте аякта басып тора алмаслык тайгак. Нолик белән бергә бу тозакка аның әти-әнисе дә, Дәү әтипус та эләгә. Апасы Симка гына гаиләсенә котылырга булыша. Шулай да Ноликның хыялы барыбер чынга аша: Симка аңа кечкенә боз чанасы бүләк итә, ә ДимДимыч урамнан бер уч кар алып керә! Тамашачылар кайсы вакытта кешеләр ышкылу көчен киметергә тырышуларын, ә кайчан аның бик кирәк булуын аңлый.
Категория
Фиксики
Комментариев нет.
Яндекс.Метрика